Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия матбугат иреге ягыннан 180 ил арасында 162нче урында тора


Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева тотык хәлендә Казанның тикшерү изоляторында тотыла
Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева тотык хәлендә Казанның тикшерү изоляторында тотыла

"Чикләүләрне танымаучы репортёрлар"язуынча, Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң мең ярымнан артык журналист Русиядән китәргә мәҗбүр булган. Медиа белән аларда эшләүчеләр хакимиятләрдән "ят агент" һәм "теләнмәгән оешма" тамгаларын ала. Журналистиканы ирегеннән мәхрүм итү дәвам итә, диелә.

Бер ел эчендә матбугат иреге рейтингында Русия ике урынга югарырак күтәрелгән һәм хәзер 180 ил арасында 162нче урынга чыккан. Бу "Чикләрне танымаучы репортёрлар"ның яңа хисабында әйтелә.

Шулай да барлык биш индикаторда да Русия балларын югалткан һәм шуның аркасында дөньядагы сүз иреге белән бәйле вазгыять начарайган. Аеруча журналистиканың сәяси тыкшынулардан азат булуы күрсәткеченә нык йогынты ясаган: бу күрсәткеч дөньяда 7,6 баллга түбәнәйгән.

"Русия дәүләте бәйсез журналистикага Тәре яуларын дәвам итә", дип яза "Чикләүләрне танымаучы репортёрлар". Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң мең ярымнан артык журналист Русиядән китәргә мәҗбүр булган. Медиа белән аларда эшләүчеләр хакимиятләрдән "ят агент" һәм "теләнмәгән оешма" тамгалары ала. Журналистиканы ирегеннән мәхрүм итү дәвам итә, диелә хисапта.

Көнчыгыш Европа белән Үзәк Азиянең кайбер илләрендә дә репрессив алымнар кулланыла. Беларуста журналистларны экстремизмга каршы көрәш дип эзәрлеклиләр, бу ил рейтингта 167нче урында тора.

"Ят агентлар" турындагы канун кабул иткән Кыргызстан 120нче урында. Грузиядә дә шундый ук канун кабул ителә, ул бер ел эчендә 26 урынга төшеп 103нче урынга чыккан.

Украинада вазгыять яхшырган: ил 18 урынга күтәрелеп, 61нче урынга чыккан. "Чикләрне танымаучы репортёрлар" моны "сюрприз" дип атый. Алар искәртүенчә, сугыш бара торган Украинада журналистларны азрак үтерә башлаганнар, ә сәясәт журналистикага тыкшынуын киметкән. Әрмәнстан да алты урынга югарырак күтәрелгән.

Сүз иреге белән бәйле вазгыять бары тик сигез илдә генә яхшы — аларның барысы да Европада. Беренче өч урында Норвегия, Дания һәм Швеция. Ә менә Әфганстан, Сүрия һәм Эритрея соңгы урыннарда. Аларда бәйсез медиа юк, президент мәгълүмат киңлеген тулысынча контрольдә тота, ә журналистларны мәхкәмә булганын көттереп башка илләр белән чагыштырганда күпкә озаграк тоталар.

  • Узган елның 18 октябреннән бирле Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашева Русиядә тикшерү изоляторында тотыла.
  • 2023 елда 2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да — Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды. Аңа икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен җинаять эше ачылды (РФ Җинаять кодексының 330.2 маддәсе), 10 мең күләмендә штраф салынды.
  • Шул беренче хөкем карары көченә кергәнен көткән арада, 18 октябрьдә, Алсу Кормашева тоткарланды. Аңа үзен ят агент булуын белдертмәү сылтамасы белән җинаять эшен ачтылар (РФ Җинаять кодексының 330.1 маддәсе). Бу Русиядә беренче шундый очрак.
  • Былтыр декабрьдә исә аңа Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылды. Җинаять эше Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгару өчен ачылган. Шулай итеп, хәзер Русия хакимияте Кормашеваны әлеге китапны тарату эшенә бәйләргә тырыша. РФ Җинаять кодексының "фейклар" турындагы 207.3 маддәсе нигезендә Алсу Кормашевага 10 елга кадәр төрмә яный.
  • Быел февральдә Азат Европа/Азатлык Радиосы Русиядә теләнмәгән оешма дип танылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG