Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Себер татарларын өйрәнү үзәге төзү өчен акча бирмәгән


Татастан җыр һәм бию ансамбле "Себер татарлары туе" тамашасын күрсәтә
Татастан җыр һәм бию ансамбле "Себер татарлары туе" тамашасын күрсәтә

Бу хакта тарихчы галим Дамир Исхаков сөйләгән. Былтыр Русия фәннәр академиясе себертатар телен аерым тел дип игълан итте.

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты каршында Себер һәм себер татарларын өйрәнү үзәге төзергә телиләр, ләкин моңа әлегә Татарстан финанс бүлүдән баш тарткан. Бу хакта тарихчы галим Дамир Исхаков "БИЗНЕС Online"га сөйләгән.

Галим сүзләренчә, Тарих институтының филиалы буларак себер татарларын өйрәнү проекты әзерләнгән. Аны Татарстан финанс министрлыгына юллаганнар. Моның өчен елына 4 миллион сум кирәк.

"Себер филиалы Тубылда урнаша ала. Анда Русия фәннәр академиясенең Тубыл фәнни үзәге бар, ул академиянең урал бүлегенә буйсына. Анда минем укучы Зәйтүнә Тычинских эшли. Җирле мөдир бинада урын, җиһаз бирергә әзер, ләкин Татарстан ягы ахыргача кадәр эшләмәде. Мин бу үзәк һәм Мәрҗани институты арасында уртак фәнни тикшеренүләр өчен хезмәттәшлек итү килешүе төзергә өлгердем. Бар да эшләнгән, ләкин Татарстан акча бирми", дип сөйләгән ул.

Мәрҗани исемендәге Тарих институты мөдире Радик Салихов Себер үзәгенең яңа концепциясе эшләнүен белдергән. Ул Кырым филиалына охшаш академик оешма булуны күзаллый дигән. Аның сүзләренчә, яңа үзәкнең язмышы аңа билгеле түгел, моны Татарстан фәннәр академиясе җитәкчелеге хәл итәчәк.

Дамир Исхаков Татарстан фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов белән бу хакта фикер алышуын белдергән.

"Ул бу идеягә каршы түгел, ләкин алар башта төбәкләрдә таяну пунктлары оештырырга тели. Анда татар бизнесы, мәдәни үзәк һәм шуннан соң гына академик үзәк оештыру күзаллана", дигән галим.

21 февральдә Русия Фәннәр академиясенең Тел белеме институтында узган фикер алышуда галим Александр Кибрик Тел белеме институты себертатар диалектын мөстәкыйль тел буларак рәсми таныды дип белдерде. Ул хәзер татар әдәби теле эчендә каралмый дип тә өстәде галим. Бу фикерне утырышта катнашкан Себер белгечләре дә хуплады. Бу галимнәр һәм җәмәгатьчелектә каршылыклы фикерләр уятты.

Тарихчы Дамир Исхаков татар милләтеннән себер татарларын аерып чыгаруның фәнни нигезе юк дип саный. Моның артында ул Мәскәү, православ көчләр һәм башкорт, нугай активистлары белән эшләүчеләр тора дип исәпли. Шул ук вакытта себертатар телен яклаучылар дәреслекләр һәм укытучылар әзерләү турында уйлана башлады.

Татарстан рәсмиләре дә, республиканың фәннәр академиясе дә әлегә үз фикерен белдермәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG