Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фаил Алсыновка хөкем карары чыгарган Баймак хөкемдары югарырак урынга күчә


Архив фотосы
Архив фотосы

Ул Башкортстан Югары мәхкәмәсендә хөкемдар булмакчы. Алсыновны дүрт елга хөкем итүдән тыш, Элина Таһирова — "Башкорт" оешмасын экстремистик дип таныган, бу хакта карар чыгарган хөкемдар.

Башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем карары чыгарган хөкемдар карьера баскычыннан югарырак күтәрелергә булган, дип яза "Аспекты".

11 гыйнварда Башкортстан Югары мәхкәмәсенә буш урынга хөкемдар эзләп бәйге игълан ителгән. Элина Таһирова үзен бу урынга күчерүне сорап гариза язган. 17 апрельдә Башкортстан мәхкәмәләре квалификация коллегияссендә аның бу гаризасын карап уңай җавап биргәннәр.

Активист Гөлназ Сафуанова да "Баймак хөкемдары Таһирова Элина Равил кызы Башкортстан Югары мәхкәмәсенә эшкә күчерүне сорап гариза тапшырган" дип хәбәр итте, дип искәртә "Аспекты".

17 гыйнварда хөкемдар Таһирова "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды.

Сүз уңаеннан, Элина Таһирова — "Башкорт" оешмасын экстремистик дип таныган, бу хакта карар чыгарган хөкемдар.

  • Шул ук вакытта әле берничә ай элек кенә Уфада нахакка 13 ел утырып чыккан Фәтхулла Исхаковка 31 млн сум түләтү карары чыгарган хөкемдар эшеннән киткән иде. Хөкемдар Илдар Сәйфуллинга лаеклы ялга чыгар өчен бер ел гына эшлисе калган булган, аның эштән китү сәбәпләре әйтелмәде.
  • Әмма Сәйфуллинның нахакка утырып чыккан зыян күрүче файдасына "артык күп" акча түләтү турында карар чыгаруыннан соң, Уфаның Ленин районы мәхкәмәсендә тикшерү узуы турында мәгълүмат булды.
  • Быел Навальный кинәт үлгәннән соң Путин ФСИН мөдире урынбасарының дәрәҗәсен күтәргән иде. Путин Валерий Бояриневка генерал-полковник дәрәҗәсе бирде. Gulagu.net хокук яклау проекты Бояринев "Путинның теләген тормышка ашырды — төп сәяси оппонентын юк итте", дип искәртте.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG