Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы мәхкәмә Telegram-чатта фикер калдырган иргә 30 мең сум штраф салган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ул Украина белән Фәләстиндәге хәрби хәрәкәтләр турында фикер йөрткән.

Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе Павел Садивскийны гаскәрне "кимсетү"дә гаепле дип тапкан һәм аңа 30 мең сум штраф салган. 8 апрельдә чыккан бу хөкем карарын мәхкәмәнең эш кәгазьләреннән "Idel.Реалии" тапкан.

Административ эш материалларыннан күренгәнчә, Павел Садивский "Быть Или" дигән Telegram-канал чатында берничә фикер калдырган, ул анда Украина белән Фәләстиндәге хәрби хәрәкәтләр турында фикер йөртә.

"Фәләстиннәр белән украиннарны чагыштырасың. Украиннар тынычта яши иде, тик безнең бөек алга алып баручыбыз Путин килеп бу үзенең җирләре булуын әйтте. Ягъни 100 ел элек булган вакыйга өчен бугазларны хәзер кисәргә, хәзер көчләргә кирәк мени?", дигән ул.

Икенче бер фикерендә Садивский "Израил хәзер террорчыларны юк итә, максатчан рәвештә тыныч кешеләрне түгел", дип язган һәм бәхәсләшеп киткән кешесеннән украиннарны кемнәр белән чагыштырасың "ХӘМӘС" беләнме әллә "явыз, рәхимсез яһүдләр беләнме", дип сораган.

Мәхкәмә фикеренчә, Павел Садивский Русия кораллы көчләре абруен какшаткан һәм "дискредитацияләгән".
Мәхкәмәдә ул үз гаебен таныган һәм шәхси карашларымны белдердем дигән.

  • Русия куәт оешмалары һәм мәхкәмәләре сугышка каршы караш дип табылырдай яки Украинаны хуплау дип бәйләп булырдай теләсә нинди гамәлне һәм сүзләрне гаскәрне "кимсетү" дип саный. Бу маддә нигезендә, мәсәлән, Украина президенты Владимир Зеленский турында күргән төшен сөйләгән өчен Чита егетен штрафка тарттылар.
  • Гаскәрне "кимсетү" маддәсе 2022 елның мартында гамәлгә кертте. Гражданнар өчен штраф күләме - иң күбе 100 мең сум, вазифаи затларга - 300 мең сум, юридик затларга - бер миллион сум. Гаскәрне бер ел эчендә тагын бер тапкыр "дискредитацияләү"дән соң Русия куәт оешмалары Җинять кодексының 280.3нче мадәсе нигезендә җинаять эше ачарга мөмкин.
  • Азатлык Татарстанда гаскәрне "кимсетү"дә гаепләнүчеләр турында даими язып тора. Аерым алганда Түбән Камада, Чаллыда, Казандагы очраклар турында хәбәр ителде.
  • Башкортстанда да мондый очраклар турында даими хәбәр ителә. Әйтик Иглин районара мәхкәмәсе 75 яшьлек Зәйнулла Гаджиевны армияне "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапты һәм 100 мең сум штраф салды.
    Уфадагы мәхкәмә сугышка каршы постлары өчен Дмитрий Шаталинга 30 мең сум штраф салган иде.
  • Башкортстанда әләкләү очраклары да булып тора. Былтыр июнь аенда башкортларны Украинага "урыс дөньясы өчен сугышырга" җибәрүгә каршы чыккан кызны полиция тикшерде. Бу фикерне башка бер кулланучы күреп калган һәм моны гаскәрне "кимсетү" дип кабул итеп, кыз өстеннән полициягә әләк язган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG