Accessibility links

Кайнар хәбәр

Садыйк Хан өченче тапкыр Лондон мэры итеп сайланды


Садыйк Аман Хан
Садыйк Аман Хан

Лейборист Садыйк Аман Хан өченче тапкыр Лондон мэры итеп сайланды. Бу шәһәр тарихында беренче шундый очрак. Элекке мэрлар вазифада ике тапкырдан да күбрәк булганнары юк иде. 

Ханның җиңүе турында шимбә көнне британ массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итте. Сайлау 2 май көнне узган иде. Хан барлыгы 43,7% тавыш казанды, аның көндәше - консерватор Сьюзен Холл 10%ка кимрәк тавыш җыйган.

Садыйк Аман Хан Лондонда Пакстан чыгышлы эшчеләр гаиләсендә туып үскән. Хокукчы белгечлеген алган, озак еллар дәвамында юрист булып хезмәт иткән. Балалар бакчасыннан ук сәясәт белән кызыксынган, Лейбористлар фиркасенә ул 15 яшендә кабул ителгән иде.

Гаиләсендә Исламга хөрмәт бик нык тәрбияләнгән. Садыйк үзен ачыктан-ачык мөселман дип атый һәм диннең әһәмиятен һәрчак ассызыклый. Парламенттагы беренче чыгышында ул әтисенең аңа пәйгамбәр хәдисләрен өйрәткәнен искә төшергән иде.

Еш кына Садыйк әфәнде үзенә һәм кардәшләренә расист мыскыллаулар ишетергә мәҗбүр булганын сөйли. Футболны нык яраткан килеш, ул аны стадионнарда түгел, ә өендә карарга күнеккән иде, бу күпкә иминрәк иде.
2005 елда Хан Тутинг төбәгеннән парламентка сайлана.

Парламентта ул кеше хокуклары өчен актив көрәшә. Тони Блэр хөкүмәтенең кайбер тәкъдимнәренә каршы чыга. Мисал өчен терроризмда гаепләнгән кешеләрне гаеп белдермичә төрмәдә 90 көн тоту канун өлгесен ул кискен тәнкыйтьләп чыга.

2009 елда Садыйк әфәнде транспорт министры булып та эшләп алган иде.

2016 елда ул Лондон мэры булып сайлана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG