Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда яшәүчеләрне дроннар һөҗүме турында кисәтәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

А4 форматлы плакатларда пилотсыз очкычлар һөҗүм итә калса нишләргә кирәклеге өйрәтелгән. Шулай ук аларны һавада ничек күреп алырга икәне язылган.

Казанның күпфатирлы йортларындагы мәгълүмат такталарына дроннар һөҗүме турында белешмәлекләр элгәннәр. Бу хакта "Бизнес Online" җиткерә.

А4 форматлы плакатларда пилотсыз очкычлар һөҗүм итә калса нишләргә кирәклеге өйрәтелгән. Шулай ук аларны һавада ничек күреп алырга икәне язылган.

Күптән түгел Казанда 626 күпкатлы йортның идән асларына яшеренү урыны дип язылган элмә такталар кагачаклары хәбәр ителгән иде.

Һәр яшеренү урынына бу йортта яшәүчеләр арасыннан бер җаваплы кешене билгеләячәкләр, ачкычлар шул кешедә сакланачак.

Узган ел ахырында Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Альберт Яһудин республикада һөҗүмнән яшеренү урыннары әзер түгел дип белдерде.

Ул октябрьдә Татарстанда узган өйрәнүләрне күпчелек халык белми калды диде. Яшеренү урыны дип аталган йорт идән аслары берни белән җиһазландырылмавын, подвал ачкычлары аерым кешеләрдә булуын, әмма җитди хәл булса, ул кешеләрне таба алмаячакларын әйтте.

Күптән түгел хәбәр ителгәнчә, Казанда торак йортларда 5,4 мең идән астын тикшергәннәр. Шуларның 2,6 меңе яшеренергә яраклы булып чыккан. Шулай ук качу өчен 36 парковка да бар диелә. Гадәттән тыш хәлләр булганда Казан метросының ун станциясе яшеренү өчен яраклы. Шул ук вакытта "Әмәт" станциясе качу өчен яраксыз дип табылган, чөнки ул җир өстендә урнашкан.

2 апрель иртәсендә Татарстанга — Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле беренче тапкыр — дроннар һөҗүм итте. Һөҗүмдә 14 кеше, шул исәптән ике үсмер яраланган иде. Дроннар һөҗүменнән соң, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы ашыгыч хезмәтләрне гадәттән тыш хәлләргә әзер торырга чакырды.

Татарстанга дроннарның килүе чынлап та моның белән генә төгәлләнмәде. 17 апрель көнне якынча 11:20 сәгатьтә Татарстан өстендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелде.

11 апрельгә каршы төндә исә Мордовиядә пилотсыз очкычлар бәреп төшерелде. Хәрби күзләү ветераны, полковник Рөстәм Клупов Мордовиядә бәреп төшерелгән дроннар Казанның хәрби объектларына очкан булырга мөмкин, дип белдерде.

  • Соңгы вакытта Русия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстанда бомбадан качу, яшеренү урыннары турында еш сөйли башладылар.
  • Моңа кадәр атом коралы кулланыла калса, Татарстанда алты шәһәрне эвакуацияләргә ниятлиләр, дип медиа Татарстан гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржкога сылтама белән язды.
  • Башка төрле куркыныч янаганда Татарстанда яшәүчеләрне идән асларына һәм метрога, яшеренү урыны буларак кулланылучы башка объектларга качырырга тиешләр.
  • 2023 елның август аенда Чаллыда бомбадан качу урыннары ясалачак диелде.
  • Башкортстандагы саклаучы корылмалар яки бомбадан качу урыннарына бөтен кешеләрне дә качырмаячаклар, алар хәтта балалар, хатын-кызлар һәм өлкән яшьтәгеләр өчен дә түгел. Качу урыннарына стратегик оешмаларда эшләүчеләр җибәреләчәк, чөнки аларга хезмәт бурычларына ярашлы шәһәрдә калырга туры киләчәк диелде.
  • Шул ук вакытта Уфада "яшеренүчеләрне кабул итү өчен әзерлеге" иң яхшы булган бомбадан качу урынын сайлап алачаклар. Бәйге 20 майга кадәр барачак. Яшеренү урыннарын махсус комиссия тикшерәчәк. Аларны өч төргә бүлеп бәя бирәчәкләр: 150 кеше сыйдырышлы, 150дән-600 кешегә кадәр һәм 600дән күбрәк кеше сыйдырышлы объектлар карала. Шул ук вакытта мэрия шәһәрдә бомба һөҗүменнән саклану өчен ничә яшеренү урыны барлыгын әйтми, моны яшерен мәгълүмат ди.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG