Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бер елда Татарстан дәүләт бурычы — 21 процентка, Башкортстанның 73 процентка арткан


Шул ук вакытта Татарстанның дәүләт бурычы ике тапкырга күбрәк.

2024 елның февралендә, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, Татарстан белән Башкортстанның дәүләт бурычы арткан. Әлеге саннарны Русия финанс министрлыгының хисабыннан күрергә була.

2023 ел башында Татарстанның дәүләт бурычы 103,5 млрд сум тәшкил иткән. 2024 елның 1 февраленә ул 125,5 млрд сумга җиткән. Бер ел эчендә бурычлар 21 процентка арткан. Дәүләт бурычының 115,9 млрд сумын Русиянең бюджет кредитлары, 9,5 млрд сум — дәүләт гарантияләре тәшкил итә.

Иң зур дәүләт бурычы ягыннан Татарстан Русия төбәкләре арасында дүртенче урында бара. Беренче урында — Мәскәү өлкәсе (283,3 млрд сум), икенчедә — Мәскәү шәһәре (196,7), өченчедә — Түбән Новгород өлкәсе (147,5).

2023 елның февралендә Башкортстанның дәүләт бурычы 38,4 млрд сум булган. Быелның февраленә ул 66,3 млрдка җиткән һәм бер ел эчендә 72,6 процентка арткан. Иң зур бурыч ягыннан Идел буе төбәкләре арасында Башкорстан өченче урында бара.

Башкортстан дәүләт бурычының 19 млрд сумын дәүләт кыйммәтле кәгазьләре алып тора. Бюджет кредитлары — 39,9 млрд, дәүләт гарантияләре 7,3 млрд сум тәшкил итә.

Уфа икътисадчысы Рөстәм Шаяхмәтов "МК Сеть"ка сөйләвенчә, Башкортстан дәүләт бурычы арту күрсәткече ягыннан Русиядә беренчелектә бара. Татарстанның кайтарырга кирәкле суммасы күбрәк булуга карамастан, Башкортстан бурычны каплау өчен 3,5 тапкырга күбрәк акча тота, диде ул. Бу Татарстанның коммерцияле кредитлар алмавы, коммерцияле шартларда облигацияләр чыгармавы белән бәйле дип аңлатты икътисадчы.

— Башкортстан Татарстан кебек бурыч сәясәтен алып барса, республика бюджеты ел саен 1,5 млрд сум акчасын янда калдырыр иде. Бу акчага 1,5 мең кешелек мәктәп яки 1 мең урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзергә була, — дигән ул.

Дәүләт бурычы төбәкләрнең кредит алып яшәргә мәҗбүр булуына бәйле. Керемнәр җитмәү сәбәпле, соңгы ике елда Татарстан үзендә инфраструктура проектларын федераль бюджет кредитлары алып тормышка ашыра башлады. Кредитларга салынган Казанның Вознесение трактын төзеп бетерүгә 13 млрд сум акча җитмәве әйтелде.

2024 елда Татарстанның саклану, иминлек, геосәяси һәм икътисади вазгыятькә бәйле өстәмә чыгымнары үсәргә мөмкин. Бюджет дефицитын һәм дәүләт бурычын билгеләнгән чикләрдән арттырырга рөхсәт итү турында канун кабул ителде.

2024 елда Татарстан бюджеты дефицитсыз булыр дип көтелә. Бюджет өлгесендә республика керемнәре 383,9 млрд сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Чыгымнар да шул күләмдә булачак.

Быел Башкортстанның бюджет дефициты 10 млрд сум булыр дип фаразлана. Керемнәр 290,9 млрд, чыгымнар — 300,9 млрд сум күләмендә билгеләнгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG