Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда салкыннар аркасында мәктәпләргә, бакчаларга һәм хастаханәләргә яңадан җылылык бирәчәкләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Казанда 20 апрельдә җылылыкны өзделәр. Ул чакта шәһәр мэры Илсур Метшин урамда 15 градус җылы булганда шәһәрне җылытып тору "артык кыйммәткә төшә", ә май аендагы суыкларга "ничек тә түзәрбез әле" дигән иде.

Казанда мәктәпләргә, балалар бакчаларына һәм хастаханәләргә яңадан җылылык бирә башларга булганнар. Бу хакта шәһәр мэриясендә хәбәр иттеләр. 20 апрельдә, көннәр кызу тора башлагач җылыны өзгәннәр иде.

"Татарстан гидрометеорология үзәге һава торышы начараячагын кисәтә. Якын көннәрдә температура нульгә кадәр төшәчәк. Киләсе атна башында да салкын булачак", диелә хәбәрдә.

Казанда җылылыкны былтыр 5 октябрьдә бирә башлаганнар иде, 20 апрельдә төгәлләнде. Җылыту чоры 198 көн дәвам итте, алдагы ел белән чагыштырганда 12 көнгә иртәрәк бетте. Казан мэры Илсур Метшин урамда 15 градус җылы булганда шәһәрне җылытып тору "артык кыйммәткә төшә", ә май аендагы суыкларга "ничек тә түзәрбез әле" дигән иде.

  • 18-23 апрельдә республикада аномаль эсселек аркасында давыл кисәтүе игълан ителгән иде. Һава температурасы нормадан 9-15 градуска югарырак булды. 19 апрельдә Казанда 25,4 градус эссе иде, бу соңгы 51 ел эчендә иң зур күрсәткеч.
  • Кичә, 2 майда Төньяк һава агымнары белән циклон йогынты ясап, Татарстанда температура төште, көчле җил чыкты. Бүген, 3 майда республикада һәм Казанда кар яуды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG